«Якты моңнар иясе»: әдәби сәгать (18+)

4 февраль көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары өчен язучы Шәмсия Җиһангированың юбилеена багышланган «Якты моңнар иясе» исемле әдәби сәгать уздырды. 
Ш.Җиһангирова – ТР Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Төсле моң», «Балачак кая китә?», «Җирсү», «Ни өчендер безнең язмыш шундый» һ.б. шигъри җыентыклар авторы. Аның шигырьләренә композиторлар Ф.Әхмәтов, Л.Батыр–Болгари, И.Дәүләтшин, А.Монасыйпов, З.Хәйретдиновлар популяр җырлар иҗат иткән. Чарада катнашучылар аның моңлы шигырьләре һәм җырларыннан ләззәт алды. 

Поделиться: